Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Игелекләр кылып яшик

3 декабрь көнне сәгать 10.00 да авыл китапханәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Игелекләр кылып яшик” дигән тематик кичә үткәрдек. Кичәне китапханәче һәм балалар бакчасы тәрбиячесе алып бардылар. Кичәгә авылыбызның 4 инвалиды: Рафис абый Мөхәммәтҗанов, Рәшит абый Рамазанов, Гамир Хайбуллин һәм Илсур Хуснутдиновлар чакырылган иде. Шулай ук мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары да укытучы апалары белән кунакка чакырулы иде. Инвалидларга балалар үзләренең шигырьләрен һәм җырларын башкардылар һәм аларга кичә азагында үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кичәбезнең икенче өлешен чәй өстәле артында дәвам иттек. Килгән инвалидларыбыз бик канәгать булып рәхмәт әйтеп таралыштылар.