Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Тарих дәресе

  22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн фашистлар ихтыярында җәзаланган, тылда ачлык - ялангачлыктан вафат булган сугышларда һәлак булганнарны искә төшерә. Без ул авыр елларда үз Ватаныбызны саклап, изге бурычын үтәгән һәркемгә кайгы-хәсрәтебезне уртаклашабыз. Без мәктәп, мәдәният йорты, китапханә белән берлектә "Онытма,Россия улларыңны" дип аталган тарих дәресе үткәрдек һәм авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.