Әңгәмә
22 гыйнвар көнне китапханәдә Татарстан Республикасында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елына карата башлангыч сыйныф укучылары арасында "Телләр белгән - илләр гизгән" дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрдек. Балаларга күпме тел белсәләр дә, өйрәнсәләр дә үзебезнең ана телебез - татар телен онытмаулары турында сөйләдек.