Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Балалар китабы ул-якын дус,акыллы киңәшче,турылыклы иптәш

2-апрель-Халыкара балалар китабы көненә,китапханәдә ,башлангыч класс укучылары өчен: “Балалар китабы ул-якын дус,акыллы киңәшче,турылыклы иптәш”дигән тематик дәрес үткәрелде. Әлеге исемдә :китап күргәзмәсе төзелде һәм презентация күрсәтелде.

Укучыларга китапның тарихы,әлеге көннең әкиятче,балалар язучысы Г.Х.Андерсен истәлегенә багышлануы аңлатылды. Авторның  тормыш юлы Һәм иҗаты турында кыскача сөйләнде.

Кечкенә дусларны яңа китаплар белән таныштырдык,китап уку кагыйдәләре һәм китапны саклау кагыйдәләре турында сөйләнде.