Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Очрашу-кичә “Студент тормышына сәяхәт”

Кеше гомеренең иң күңелле чоры-студент елларын укучылар бик яратып сөйләделәр.Чөнки мөстәкыйль тормышка беренче адымнар,тәүге һөнәри белемнәргә төшенү,өмет-хыяллар  һичшиксез студент елларына бәйле. Һәрбер студент үзенең кайда укуы,нинди һөнәр үзләштерүе турында ,алга таба планнары турында фикерләрен безнең белән уртаклашты.Шулай ук кунакларга мәктәп елларын искә алып, студент еллары турында сораулар әзерләнгән иде.Студент сынамышлары,студент мәзәкләре дә   алар тарафыннан яратып кабул ителде.                                                                                                                                                                 Студентларны Яшьлек,Мәхәббәт темаларына багышланган яңа китаплардан төзелгән  күргәзмә  дә битараф калдырмады.Аларның китап укырга яратулары, вакыт табып яңа әсәрләрне укырга тырышулары безне сөендерде. Кичәне чәй табыны артында, сөйләшүләр белән дәвам иттек.