Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Җырладым мин туган ил өчен

Китапханәдә “Җырладым мин туган ил өчен”дигән әдәби –музыкаль кичә уздырылды.Герой шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 елга багышланган кичәдә укучыларга фильм ,презентация күрсәтелде.

Татар әдәбиятының гына түгел, бөтен ил әдәбиятының горурлыгы hәм даны булган шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде.

Кичәнең исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Кичәдә  “ Салют сиңа, Муса Җәлил”,“Сәгать”,“Кызыма” җырлары тыңланылды.

 Балалар үзләре  М. Җәлилнең түбәндәге шигырьләрен яттан сөйләделәр: “Кызыл ромашка”,“Батырлык турында”,“Төрмәдә төш”, ” Батырлык турында”.

Соңыннан укучыларга шагыйрь иҗаты буенча викторина сораулары  бирелде.