Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Канатлы дөнья” әдәби дәрес

Дәрес башында язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Балалар язучысы Х.Халиковның гомер шигаре – «Иң яхшысы – балаларга!». Аның шигырьләре бүгенге укучыга да кызыклы. Чөнки ул нәни героен яратып, үз итеп, һәр дәвер өчен үзенчә яңа яңгырашлы хәл-әхвәлләрдә тасвирлый. Чыннан да, әлеге сүзләрдә хаклык зур: шигырьләр, җырлар, шигъри әкиятләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре авторы Х.Халиков балалар өчен иҗатында зур уңышларга ирешкән шәхес.   Х.Халиков һәр жанрда балалар күңеленә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия.  Х.Халиков табышмаклар һәм башваткычлар, арифметик мәсьәләләр авторы да.Укучылар авторның табышмакларына да җавап бирделәр,шулай ук тизәйткечләрен дә әйттеләр.                                                                                     Шагыйрьнең  кайбер шигырьләре кычкырып укылды.Аның “Матур буласым килә”,”Матурлык эзлим”кебек  шигырьләре буенча укучыларга:”Нәрсә соң ул матурлык ?”-дигән сорау бирелде.Җаваплар буенча,матурлык төрлечә: кеше матурлыгы,табигать матурлыгы,эчке матурлык һ.б.лар тыңланды.
Х.Халиковның балалар дөньясын төрле яклап гәүдәләндергән ихлас, самими, шаян шигырьләре,укучыларны тирә-юньне танып-белергә,тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга,һәрнәрсәдән матурлык табарга ярдәм итә.