Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Сагынып кайттык менә тагын без...

Һәр ел саен, кышкы каникул вакытында авыл китапханәсендә студентлар белән очрашу кичәсе уздырыла.Төрле уку йортларында укучы авылыбыз яшьләре өчен оештырылган кичә”Сагынып кайттык менә тагын без...” исеме астында узды.Кичә өчен “Һәр һөнәр дә мактаулы”исемле китап күргәзмәсе төзелде.

 Һәрбер студент үзе турында сөйләде,төрле кызыклы сораулар бирелде.Шулай ук:”Сорау-җавап”,”Реклама”,”Уйнап күрсәт”,”Серле тартма”кебек уеннар уйналды.Очрашуда концерт номерлары да куелды.Кичәгә 9 сыйныф укучылары да чакырылган иде.Алар да студентларга биргән сорауларына җавап тыңладылар һәм теләкләр кабул иттеләр.