Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Наркотикларсыз тормыш"-сәламәтлек сәгате

Пушкин картасы белән Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында ”Наркотикларсыз тормыш” дип аталган тематик чара уздырылды.Кичә өчен:”Сәламәт булыйм дисәң” дигән китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмә буенча бүгенге көн матур әдәбиятында эчкечелек, наркомания  һәм башка шундый яман гадәтләр тәнкыйтькә алынып,сәламәт яшәү образы алгы планга чыгарылып, дөрес юлга баскан геройлар турында да сөйләнде. Чарада авылыбыз фельдшеры Гөлфия Куртаева да катнашты.Ул тормышта очраган төрле куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын, начар юлга басмау кебек мөһим әйберләр турында сөйләде.Соңыннан викторина сорауларына балалар төгәл җаваплар бирделәр. Мәсәлән “Наркотикларның зыяны турында ни беләсез”; “Сайлап алу мөмкинлеге” һ.б