Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Бәхетле балачак илендә»-балачак бәйрәме

1-июнь-Балаларны халыкара яклау көнендә,Аксар китапханәсе,мәктәп,  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, балачак бәйрәме үткәрдек.Балалар  асфальтка җәй темасына төрле рәсемнәр ясадылар.                                                                                                                      Бәйрәмне  спорт площадкада дәвам итеп, балалар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, бүләкләр алдылар. Бәйрәмдә “Җәй.Китап.Дуслык”-җәйге уку марафонын ачып җибәрдек. Укучыларга каникул азагында, иң күп китап укучыларны билгеләргә һәм бүләкләргә вәгъдә иттек.