Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Җыен бәйрәме»

Милли мәдәни һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп-милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе –“Бүләк җыю”йоласын уздырдык. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән, Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. Әлеге күркәм йолабызны югалтмыйча саклап, киләсе буыннарга тапшыру максаты белән  авылыбызда кунелле итеп мини тракторны милли бизәп ,гармун белән жырлашып-биешеп бүләкләр җыйдык.Гармун тарткан, җыр сузган үсмер егет-кызлар белән  авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыябыз. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, Сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Бүләкләр күп җыела. Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына. Йола буенча алар чигелгән сөлге бүләк иттеләр.