«Милли бәйрәмебез Сабантуй - бәйрәмнәрнең йөзек кашыдыр»милли бәйрәм
Сабантуй – татарларның милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Сабантуй - чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнашты. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Ул көнне талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек бар,теләгән кеше җырлады,биеде,җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынаштылар.Бәйрәмдә төрле уеннар: капчык киеп йөгерү,йомырканы кашык белән авызга кабып йөгерү, капчык сугышы ярышы, көянтә-чиләк күтәреп ярышу һ.б. кызыклы уеннар уйнатылды. Аркан тарту, такта чаңгыда күмәкләп шуу кебек уеннарда гаиләләр бергәләп көч сынаштылар.
Сабантуйның иң кульминацион уены-көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.