Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Сәламәт яшәү рәвешенә-салют!"-район- конкурс фестивале

Аксар авыл китапханәсендә район китапханәләре арасында уздырылучы «Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!»дип исемләнгән фестиваль үтте. Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга , аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Китап укучылар, килгән кунаклар “Сәламәтлек-зур байлык”, "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” “Табигать даруханәсе:Дару үләннәре”,Сәламәт булыйм дисәң” дигән китап күргәзмәләре, шулай ук балалар өчен “ Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” - рәсем бәйгесе буенча кургәзмә белән таныштылар.Балалар сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында сорауларга “Ромашка” уены аша жавап бирделәр.                                                           

Әнисә апа Чурина,Фәйрүзә апа Әхмәтовалар дару үләннәре һәм үлән чәйләренең шифасы турында сөйләп, мастер - класс күрсәтте. Тузганак,фәрхия чәйләренең әзерләү ысулларын сөйләп, үләннәрдән әзерләнгән чәй тәкъдим иттеләр.                                                                                                                                                                                         Сәламәтлек бәйрәменең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Балалар “Сәламәтлек аланы”дигән әкият- тамашаны бик матур уйнадылар. Тамашада тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны,аның нинди кыен хәлләргә китерүен күрсәттеләр, аннан арыну серләрен чиштеләр.“Сәламәт яшәү рәвешенә-Салют!” фестивале - балалар флешмобы белән төгәлләнде.                                                         

Бәйрәм балаларга һәм килгән кунакларга бик ошады,чәй өстәле артында дәвам итте.