Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясендә катнашу

Аксар авыл китапханәсе быел да  “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Җиңү көне алдыннан ел саен яз көне үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе турында укучыларга кыскача мәгълумат бирелде. Әлеге  тасманың күп еллар дәвамында Россиянең Батырлык,  халыкның ныклыгы, Ватанны саклаучыларның батырлыклары символы булып торуы турында сөйләнде.