Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Ветеранга кунакка"-Акциясенә кушылып

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылап төрле акция,марафоннарда катнаштык.Чираттагы “Ветеранга кунакка” дигән акциягә кушылып, “Тамчы” балалар кызыксынучылар клубына йөрүчеләр белән хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котладык. Аларга үз кулларыбыз белән ясаган кечкенә бүләкләрне: котлау открыткаларын ,кулдан ясалган флаг таякларын  бүләк иттек.Балалар  хезмәт ветераннарына шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,төрле сораулар бирделәр.Өлкәннәребез исә рәхмәтләр әйтеп,теләкләр теләп озатып калдылар.