Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Сезгә тиеш әле бик күп назлар... "открытка ясау буенча мастер-класс

 Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Тамчы»  клубы балалары белән котлау открыткасы ясау буенча мастер –класс үткәрдек. Открыткаларга дөнья символлары күгәрченнәр, йолдызчыклар, Җиңү тасмалары, гвоздика чәчәкләре сурәтләре беркеттек.Шулай ук  открытканың эчке ягына шигырь юллары язылган битләрне ябыштырдык. Открыткалар безнең авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары өчен 9 майга яхшы бүләк булачак. Ел саен үткәрелә  торган әлеге  чарада балалар бик теләп  катнашалар , барысы да үз фантазияләре  белән эшлиләр. Бик кечкенә эш, әмма күңел биреп эшләнгән эш, тыл хезмәтчәненәренә шатлык мизгелләре бирәчәк.