«Тарихтагы тирән яра»информация сәгате
26 апрель – радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә карата китапханәдә”Чернобыль хатирәләре-тарихтагы тирән яра” дигән тематик сәгать уздырылды. Укучыларга 1986 елның 26 апрелендә В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлап, бу фаҗиганың кешелеккә онытылмаслык зур зыян салуы турында сөйләдек. Бу шартлау - ХХ гасырның иң куркыныч һәлакәте. Шулай ук укучыларга авария нәтиҗәсендә изотопларның гомуми радиациясе 50 млн кюрига җитүе, ягъни бу 1945 елда Хиросимада шартлаган атом бомбасыннан 30-40 тапкыр көчлерәк икәне турынла сөйләнде. Аварияне бетерүгә Татарстаннан да 3500 ликвидатор чакырылуы турында да кыскача мәгълүмәт бирелде.