Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Тукай – шигъри чишмәбез» шигырь сәгате

Һәр елны апрель аенда, Г.Тукайның туган көненә туры китереп Шигырь бәйрәме үткәрү матур бер традициягә әйләнде.
26 апрель көнне быел да сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 138 елга карата китапханәдә «Тукай – шигъри чишмәбез» дип исемләнгән шигъри сәгать  узды. Чара өчен”Язлар белән безгә Тукай килә” дигән китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе төзелде. Китап укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырганнан соң,аның  шигырьләрен һәрбер укучы яттан сөйләде.