Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Без - Тукайлы халык мәңгегә!»шигърият кичәсе

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 138 елга карата китапханәдә”Без Тукайлы халык мәңгегә” дигән исем астында шигъри сәгать уздырылды. Чара өчен”Язлар белән безгә Тукай килә” дигән китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе төзелде. Шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты буенча укучылар белән бергәләп “Без Тукайны беләбезме?”дигән тест-викторина рәвешендә уздырдык. Аннан укучылар үзләре Тукайның “Туган авыл”,”Туган тел”,”Пар ат”,”Эш беткәч уйнарга ярый” ,”Бала белән күбәләк”һ.б.шигырьләрен яттан сөйләделәр.Кичә азагында бергәләп “Туган тел”җырын җырладык.