”Китаплы гаилә-бәхетле гаилә”-китапханә төне
Гаилә елы кысаларында китапханә төне «Бөтен гаилә белән укыйбыз!» девизы астында узды.Китапханәдә узган кызыклы чарада гаиләләр төрле ярышларда катнаштылар:әкият геройларын рәсемнәргә төшерделәр,пластилиннан сыннар ясадылар. Әти-әниләр «Ачык микрофонда»Б.Рәхмәтнең “Бала белән әтәч” әкиятен кычкырып укыдылар. «Мәкальне дәвам ит» уенында бик теләп катнаштылар, гаилә турында мәкаль-әйтемнәрне дәвам иттеләр. “Без,без идек”уены балаларга бик ошады, алар шигырьләр сөйләп,җырлар җырлап “җәзаларын” үтәделәр. Кичәбез кунаклары спорт ярышларын да үз иттеләр.