Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Гүзәл затлар ярыша "конкурс

8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап китапханә белән мәдәният йорты берлектә “Гүзәл затлар ярыша” дип исемләнгән бәйге уздырды. Бәйрәм кичәсе авыл жирлеге житәкчесе Юрий Исмагиловичның барлык хатын - кызларны язгы матур бәйрәм белән котлавыннан башланып китте. Солдат егетләрнең,уллары махсус хәрби операциядә булган әниләренә  бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Ике командадан торган бәйге”Ромашкалар”һәм “Кызыл розалар” дип аталды. Бәйге 11 биремнән торды. Биремнәрдә кызларның тапкырлык, җитезлек, егетләр эшен башкара алулары, пешерүгә осталыклары, җыр-бию, шигырь сөйләү сәләтләре, зәвыклыкны булдыра алулары тикшерелде.

Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итеп, соңыннан татарча бию белән тәмамланды.