Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Мәхәббәт һәм нәфрәт шигърияты» шигърият сәгате

15нче февраль көнне патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 елга багышлап батырлык шигърият кичәсе уздырылды.Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты,Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы белән таныштырды.Мәдәният йорты хезмәткәрләре Г.Гатина,Гүзәлия Миннуллиналар М.Җәлилнең тирән мәгънәле шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Актив укучыбыз Самира Миннуллина авторның “Кызыл ромашка”шигырен яратып сөйләде.Авылның өлкән апалары да мәктәп елларын искә төшереп,герой шагыйрьне”Кошчык”,”Вәхшәт”,”Җырларым” кебек шигырьләрен яттан сөйләделәр.Китапханәдә китап укучыларга бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.