Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Галиҗәнап шигырь-хәзрәти шагыйрь»шигырь сәгате

Татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нияз Рәшит улы Акмалов тууына 70 елга багышлап,китапханәдә «Галиҗәнап шигырь-хәзрәти шагыйрь»дип исемләнгән шигырь сәгате уздырылды.Шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырганнан соң,шигырьләрен кычкырып укыдык. Башлангыч мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлаган авторның шигырьләре ихласлыгы,эчкерсезлеге белән үзенә җәлеп итә. Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ. б.) Татарстан композиторлары тарафыннан музыка языла.