Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Төбәгемнең күренекле шәхесләре"-файдалы мәгьлумат сәгате

8 нче февраль көнне Аксар китапханәсендә Россия фән көненә багышланган “Безнең төбәкнең танылган шәхесләре”дигән файдалы мәгълүмат сәгате узды. Чарада авылыбызның,районыбызның танылган шәхесләре турында сөйләнде. Һәр төбәкнең үз күренекле кешеләре бар - язучылар, шагыйрьләр, артистлар, рәссамнар, спортчылар, сәясәтчеләр һ.б. Безнең Зәй районы күренекле якташларына бик бай. Якташларыбыз нинди генә тармакларда хезмәт итмәсеннәр, нинди генә уңышларга ирешмәсеннәр, без алар белән горурлана алабыз. Укучыларның үз туган як  тарихларын, үз тамырларын белүләрен бик телибез. Чарада Аксар авылының танылган кешеләре: Социалистик Хезмәт Герое Хөснетдинова Мария Николаевна, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Салих Нуруллин, җәлилче Фәйзелхак Мингалин, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Миннебаевлар турында сөйләнде.Якташларыбыз Татарстанның һәм Россиянең  атказанган фән эшлеклесе Х.Миңлегулов, археолог,фән эшлеклесе Ф.Хуҗин, академик М.Хәсәновлар турында да мәгълумат бирелде.Шулай ук якташ язучы-шагыйрьләр турында да искә алынды.