Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз”-акциягә кушылып

2 февральдә “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз”Бөтенроссия акциясенә кушылып  китапханәдә :«Батырларны ил онытмас»дигән батырлык дәресе уздырылды. Акциянең максаты: укучыларда патриотлык хисе тәрбияләү, укучыларга Бөек Ватан сугышында илебез халкының батырлыгын китаплар аша җиткерү. Акциядә укучылар Советлар Союзы Геройлары-герой –пионерлар Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова, Валя Котикларның батырлыклары турында белделәр.Бергәләп ”Дети герои партизаны” дигән видеоролик карадык.

Укучылар белән Бөек Ватан сугышы разведчиклары һәм партизаннары турында иң яхшы әсәрләрне бергәләп кычкырып  укыдык,аларның  шундый зур батырлыклар күрсәтүе укучыларда соклану хисләре тудырды.