Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Г.Галләмованың "Кайту" романы буенча китап укучылар конференциясе

Лаеш районы Имәнкискә авылы кызы Гүзәл Галләмова бик эчтәлекле әсәрләр яза.Аның чираттагы “Кайту” китабы киң даирә укучыларга тәкъдим ителә. Әсәр “Зәңгәр кыңгыраулар” романының дәвамы. Китап укучылар белән әлеге әсәр буенча конференция  уздырдык.                                                                                                                                                    Үткәннәргә кире кайту юк диләр. Гомер кичү җаныңа күкләрдә чорналган язмышыңны җирдә, кайта-кайта, яңа баштан сүтү түгелме соң ул?!. Әйләнә дә әйләнеп кайта!.. Булмас димә!  Әмма төп геройларның берсе булган яшь журналист Халидә, кеше үз язмышын үзе яза дигән караштан чыгып, кискенлек белән алга карап хәрәкәт итә, һәркем туган җире, үзенең һәм халкы язмышы өчен көрәшергә тиеш дип саный. Аның гамәлләре яшәеш кануннары кысаларына сыешамы, алар белән тәңгәл киләме? Хакыйкать кайда? Китап укучылар белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек. Тугрылык — Хыянәт, Изгелек — Явызлык, Сабырлык — Кызулык, Кайгыртучанлык — Битарафлык... Романдагы геройлар  шул якты һәм караңгы мәңгелек төшенчәләр арасында бәргәләнәләр.