Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Студент еллары – иң кызыклы һәм рәхәт чак» очрашу-кичә

25 нчы январь көнне  китапханәдә студентлар көненә багышланган «Студент еллары – иң кызыклы һәм рәхәт чак» дип аталган чара үткәрелде. Чарага югары класс укучылары һәм төрле уку йортларында белем алучы студентлар чакырылган иде. Китапханәгә килгән кунакларны китапханәче әлеге көн тарихы белән таныштырды. Чара барышында студент тормышы белән таныштылар, кызыклы сорауларга җаваплар  бирделәр, уеннар уйнадылар.  Китапханәче әзерләгән, студентларның көндәлек тормышыннан алынган, конкурс биремнәре (тулай торак, зачетка, шпаргалка) барысына да бик ошады. Студентлар көненә багышланган чара, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.