Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Халкыбызның затлы улы» -язучы белән очрашу

20 нче гыйнвар көнне Аксар авыл китапханәсендә күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, режиссёр, драматург, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы,якташыбыз  Рабит Батулла белән очрашу булды.Очрашу өчен “Кылдан нечкә,кылдан үткен” дигән исемдә китап күргәзмәсе төзелде.                                                                                            Язучы китап укучыларга әдәбият, татар халкы тарихына кагылышлы бай мәгълүмат бирде, дини мәгърифәт, Изге Коръән китабы турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу җылы мөгамәләдә узды.