«Ленинград блокадасы-онытылмас тарих»-батырлык сәгате
27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көнгә карата китапханәдә укучылар өчен батырлык дәресе үткәрелде.Дәрес өчен шул исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларга әлеге көннең Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүе, Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләнде. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатылуы, боз каткан күл буйлап узучы данлыклы юлны “Яшәү юлы”дип аталуы турында да сөйләнде.
Блокадада калучылар арасында балаларның күп булуы,хәзерге вакытта Санкт-Петербургтагы тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеге турында кычкырып укылды. Ул анда гаилә әгъзаларының үлгән көннәрен язып барган. Шулай ук дәрестә балаларга герой-шәһәр Ленинград блокадасы турында презентация күрсәтелде.