Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк "-әдәби кунакханә

“Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк ” -әнә шулай дип аталды китапханәдә узган чара.

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр бик күп. Чарада укучыларны тормышны яраткан,көчле рухлы язучы- шагыйрьләр:Ф.Яруллин,Г.Сәгыйров, М.Логинова һ.б. белән таныштырдык, әсәрләреннән өзекләр укылды.

Шулай ук бүгенге көн”замана герое”Рөстәм Нәбиев ,аның турында язылган “Бөртекләп җыелган гомер”китаплары укучыларда зур кызыксыну уятты.Аның турында презентация күрсәтелде.