Бердәм мәдәни дәрес
Дәрестә укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф- гадәтләре турында сөйләдем. Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтергә һәм рухи байлыкларыбыз белән якынрак танышырга ярдәм итә.