Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Йөрәк җылым сиңа,әнием» -әдәби-музыкаль кичә.

Әниләр көненә, мәдәният йорты белән берлектә «Йөрәк җылым сиңа,әнием » дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдык.Кичәгә төрле яшьтәге әниләр,уллары хәрби операциядә булган әниләр чакырылды.Кичәне бәйрәм белән котлап,шигъри юллар белән ачып җибәрдек.Авыл җирлеге башлыгы Гыйльманов Ю.И. әниләрне бәйрәм белән котлап,солдат Әниләренә бүләкләр тапшырды.Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барылды,язучы-шагыйрьләрнең Аналар турында әсәрләре сөйләнде.Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте,авылыбызның җирле шагыйрәләре исә, үзләренең әсәрләре белән чыгыш ясадылар.