Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Ә.Еникинең "Матурлык"хикәясе буенча китап укучылар конференциясе

Китапханәдә Ә.Еникинең “Матурлык”әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды.

“Матурлык” хикәясендә  эчке һәм тышкы матурлык каршылыгы. Хикәя бер карт әдип авызыннан, шәкерт чорындагы вакыйганы искә төшереп языла. Ә.Еники “Матурлык” хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый.

Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык -ямьсезлек-матурлык каршылыгы.Укучылар белән әсәрнең эчтәлеген искә төшереп,өзекләрне кычкырып укып,фикер алыштык.                                                                                     Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме?-дигән сорауга укучылар,- Барысында да,-дип җавап бирделәр.

Чара ахырында укучылар ромашка чәчәге таҗларына “Матурлык нәрсә ул?” дигән сорауга җаваплар яздылар. Матурлык – гүзәл,күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә; матур, сокланырлык урыннар. Ягымлы, сөйкемле,акыллы, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт,әни матурлыгы һ.б.Әйе, матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә.

Ана йөрәге” риваятен тыңлап, без укучылар белән  бергәләп  нәтиҗә ясадык. Ана нинди генә булмасын, без аларны яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез.