Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Мәдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы»-шигырь сәгате

7 ноябрь көнне китапханәдә “Сердәш”хатын-кызлар клубына йөрүчеләр өчен якташ шагыйрь М.Әгъламовның иҗатына багышланган «Мәдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы»дип исемләнгән шигырь сәгате уздырылды. Кичәдә  китап укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханәче таныштырды. Мөдәррис Әгләмовның шигърияте өчен лиризм һәм югары публицистик пафос, фикернең дәртлелеге, хисләрнең тирәнлеге. Аның милли гамь белән сугарылган шигырьләрен,балладаларын бергәләп укыдык,фикер алыштык.