Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Дуслык белән көчле без» -аралашу сәгате

Бердәмлек көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт.2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.

Чарада катнашучылар күп милләтле булу Россия халыклары бердәмлегенә омтылырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бердәмлек – бөек көч, ә Ватанга мәхәббәт – һәр кеше өчен иң мөһим хис.