Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Сөембикә безнең журнал» түгәрәк өстәл

  Китапханәдә узган «Сөембикә безнең журнал»дип исемләнгән түгәрәк өстәл, журналның беренче басмасы чыгуга 110 ел тулуга багышланган.

«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы,зур дәрәҗәдә чыга торган басмаларның иң озын гомерлесе. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып,аның рубрикаларына обзор ясады.Гаилә һәм тормыш кыйммәтләре, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү серләре, гыйбрәтле язмышлар,файдалы киңәшләр,матур әдәби әсәрләрдән торган басманың кайберләрен кычкырып укыдык.Күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләк булдырылуы, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән бәйге-тамашалар, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары уздырылуы турында мәгълумәт бирелде.
Бүгенге көндә 7564 тиражы булган”Сөембикә”журналын китап укучылар бик яратып укыйлар.