Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Үткен каләм ияләре» язучы-шагыйрьләр белән очрашу

12 нче октябрь көнне, Зәй шәһәре Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә "Үткен каләм ияләре" язучы - шагыйрьләр Ленар Шәех һәм Рифат Сәләх белән очрашу узды. Анда мин Рифат Сәләхның «Илкәем»шигыре белән чыгыш ясадым.Ә безнең укучыларыбыз Бәдретдинов Абдулла һәм Миронова Дианалар Л. Шәехнең «Кесә»һәм «Көпә-көндез бакча басучылар турында» шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Алар китапханә директоры Сәрия Батршинаның рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Соңыннан шагыйрьләрнең автографлы китапларын алдык.