Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Укытучым-тормыш маягым»-укытучылар белән очрашу-кичә

5нче октябрь Халыкара укытучылар көне уңаеннан Аксар мәдәният йорты , китапханә белән бергәлектә лаеклы ялдагы укытучыларын җыйды. Кичәбезнең кунаклары  тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәт белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхесләр иде.             «Укытучым-тормыш маягым»дигән чара ,хөрмәтле укытучыларны тәбрикләү белән башланды.Кичә өчен “Матур әдәбиятта Укытучы образы” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Кунакларга төрле кызыклы сораулар,биремнәр бирелде. Алар үзләренең беренче эш көннәрен искә алдылар,эшләгән дәвердә күңелле мизгелләрен сөйләделәр.” Ромашка” тажындагы биремнәр укытучыларның уткән гомерләренә кагылышлы сораулар иде. Алар һәр сорауга бик теләп һәм кызыклы жаваплар бирделәр. “Җырны тану”уенында, кыскача язылган хикәядән нинди җыр турында сүз барганын табырга кирәк иде,кунаклар җавапны бик тиз табып , җырны  бергәләп башкардылар. Әлеге уен да   укытучыларыбызның күңеленә бик хуш килде. Төрле сүзләр тәкъдим итеп, шул сүзләрдән хикәя төзү уены да бик кызыклы булды.  Бәйрәм кичәсе җыр-бию,шигырь белән үрелеп барылды. Укытучыларга багышланган фотозонада бергә фотога төшеп, бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттек. Очрашу - кичә бик күңелле узды.