«Сезнең өчен йөрәк җылыбыз» тематик-музыкаль кичә
1 октябрь –өлкәннәр көне уңаеннан китапханә,мәдәният йорты хемәткәрләре белән берлектә “Сезнең өчен йөрәк җылыбыз!”дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә уздырдык.Кичәне авыл советы җитәкчесе Ю,И.Гильманов өлкәннәрне бәйрәм котлавы белән ачып җибәрде.Кичә җыр-бию,шигырь белән үрелеп барды.Шулай ук өлкәннәребезне тапкырлыкта да сынадык.Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.Кунаклар бәйрәмнән күтәренке рухта таралыштылар.