"Китапстан"-җәйге марафон йомгаклау чарасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен “Китапстан”-җәйге китап марафонында Аксар авылыннан 12 бала катнашты.Һәр катнашучы бала карта-юл күрсәткеч буйлап,үзе теләгән китап буенча 90 көн буена сәяхәт кылды. Катнашучы балалар карта биремнәрен тулысынча үтәп,йомгаклау чарасында катнашып, грамоталар алдылар,чәйләр эчеп китапханә буенча сәяхәт иттеләр.