Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Шигъри әкиятләр остасы»әдәби сәгать

А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; аның әкиятләре буенча фикер алышу уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; сәнгатьле уку һәм китап укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан китапханәдә әдәби сәгать уздырылды.

Китапханәче балалар язучысы ,патриот шагыйрь А.Алишның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Бергәләп әкиятләрен кычкырып укып,әсәр буенча фикер алыштык.