"Питрау аланы"-керәшен милли бәйрәме.
Иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Питрау бәйрәме үзенә карата бик үзенчәлекле. Питрауны элек – электән ук бәйрәм иткәннәр. Питрау бәйрәме – христиан календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Әлеге 12 июль-керәшен халкының милли бәйрәме –Питрау көнендә без, китапханәчеләр дә катнаштык. Түгәрәк уенда җырлап әйләндек.Шулай ук керәшен халкының бәйрәм тастымалын җырлап-чигеп утырдык.