Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Җәйләр җылы китап белән"-табигатьтә әдәби сәгать

 Җәй, китап белән җылы! Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар,журналлар белән танышу - укучылар өчен бәйрәм. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта - аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Чираттагы чарада китап укучылар яңа китап белән ачык һавада таныштылар.Балаларны  М.Гафурованың “Дилбәр белән Фирүзәнең гаҗәеп тормышы”дигән китап белән таныштырып, бергәләп кычкырып укыдык.Китапта ике дус кызның маҗаралы тарихлары турында сөйләнә.Яңа китап балаларга бик охшады,бергәләп фикер алыштык.