Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Ак үлем-үзең сайлаган язмыш»сәламәтлек сәгате

26 июнь  көнне китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан  “Ак үлем-үзең сайлаган язмыш” дип аталган тематик чара уздырылды.Кичә өчен: ”Наркотикларсыз тормыш” дигән китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмә буенча бүгенге көн матур әдәбиятында эчкечелек һәм башка шундый яман гадәтләр тәнкыйтькә алынып,сәламәт яшәү образы алгы планга чыгарылып, дөрес юлга баскан геройлар турында да сөйләнде.

Тормышта очраган төрле куркыныч хәлләрдән чыгу юллары, начар юлга басмау кебек мөһим әйберләр турында сөйләшкәннән соң “Наркотикларның зыяны турында ни беләсез”; “Сайлап алу мөмкинлеге” дип аталган сорауларга ,балалар төгәл җаваплар бирделәр.