Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Татар сөлгесе- күңел көзгесе»-милли дәрес

Үсмер кызлар өчен китапханәдә “Татар сөлгесе-күңел көзгесе”дип исемләнгән чарада, халкыбызның күңел җәүһәрләре – сөлге-тастымаллар турында сөйләштек.Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия .Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә,аны баета. Күпьеллык бай тарихы,мәдәнияте, әдәбияты,гореф-гадәтләре, йолалары булган татар халкы да дөнья культурасын кабатланмас үрнәк аһәңнәр белән тулыландыра бара.Татар халкында сөлгеләр сөртенер өчен генә түгел, ә сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелеп, йорт стеналарын, тәрәзә яңакларын бизәүдә кулланылган. Сөлгеләр хәерге заманда да бәйрәм-йолаларның төп атрибуты булып тора.

   Халкыбызның Сабантуй һәм җыен бәйрәмнәрендә бүген дә яшь киленнәр Сабантуй батырына чиккән сөлге бүләк итәләр.Татар халкында килгән кунакны чиккән сөлгеләргә куелган ипи-тоз,чәк-чәкләр белән каршылыйлар.