Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Мәңге сүнми торган хәтер»-Бөтенроссия "Хәтер шәме"Акциясе

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабынды. Әлеге истәлекле көндә «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә без дә кушылдык.Мәктәп яны лагеры укучылары белән берлектә,илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдаш каһарманнарны, кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тынлык белән искә алып,һәйкәлгә венок салдык.