Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Яңа китап-яңа дус"-ачык һавада әдәби сәгать

Җәй, китап белән җылы! Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Чираттагы чарада китап укучылар яңа китаплар  белән ачык һавада таныштылар. Мәсәлән:укучылар белән бергәләп Р.Сабырның “Ак әби” исемле маҗаралы хикәясен укып,өч малайның буранда адашулары турында, аларның үзләре генә белгән уртак серләре-чит планета кунагы ак әби турында белдек. Шулай ук Н.Мирхазованың “Бәхет орлыгы” исемле хикәяләр җыентыгында күп белергә теләгән Айзилә,Камилә кебек геройлар балаларга бик ошады.Калган китапларны балалар өйләренә яздырып алдылар.