Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Күңелле стартлар"Хәрәкәттә бәрәкәт"

Яшь буынны физик  яктан нык  һәм сәламәт  тәрбияләүдә  төп чара –хәрәкәтле уеннар. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлекләрен        ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Әлеге уеннар ярдәмендә бала       тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уенның  шартларын истә   калдыру аша балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләнә, истә калдыру сәләте, хәтер эшчәнлеге яхшыра. Уен  барышанда балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү,      ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, башка балалар  арасында үзеңне тоту, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерәләр.Шул максаттан чыгып,без балалар белән саф һавада төрле кызыклы уеннар уйнадык.Мәсәлән:”күңелле стартлар ярышы”,” кашык-йомырка белән йөгерү”,”аркан тартышу”уены һ.б.Чара бик күңелле узды.