Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Бәйрәм концерты:"Рус шигърияте кояшы"

6 нчы июне көнне «рус шигъриятенең кояшы» бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның  тууына 224 елга багышланган бәйрәм концертында булдык. Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында  куелган чара бик матур узды.                                                                         

Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан. Бәйрәм белән котлап Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Театр актёры, режиссёр,әдәбият белгече Вениамин Смеховның чыгышы күпләрне сокландырды. Бәйрәмнән рухи азык алып кайттык.