Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Милли бәйрәм:«Милли бәйрәмебез Сабантуй - бәйрәмнәрнең йөзек кашыдыр»

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Сабантуй - чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнашты. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.Ул көнне  талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек бар,теләгән кеше җырлады,биеде,җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынаштылар.Бәйрәмдә төрле уеннар: капчык киеп йөгерү,йомырканы кашык белән авызга кабып йөгерү, капчык сугышы ярышы,көянтә-чиләк  күтәреп ярышу һ.б. кызыклы уеннар уйнатылды.Сабантуйның иң кульминацион уены-көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.